news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

BMW бәрдергән өлкән яшьтәге хатын-кыз ашыгыч ярдәм машинасында үлгән

ТР Алабуга районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматы буенча, чит ил маркалы машина юла аша чыгып баручы 79 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Җәяүле җәрәхәтләр алган һәм хастаханәгә барганда үлгән.

Хәзерге вакытта урында автоинспекторлар эшли, юл-транспорт һәлакәте шартлары ачыклана, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot