news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"БМВ"ны тоткарлаганда юл инспекторы һәлак булган авария фотолары чыкты

44 яшьлек инспектор үлде, 29 яшьлек инспектор хастаханәдә, "БМВ" йөртүчесе үзе дә имгәнеп, хастаханәдә ята.

(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). Узган төндә Казанда кагыйдә бозган "БМВ"ны тоткарлаганда, юл инспекторы һәлак булган авария фотолары чыкты. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

44 яшьлек инспектор үлде, 29 яшьлек инспектор хастаханәдә, "БМВ" йөртүчесе үзе дә имгәнеп, хастаханәдә ята.

Моңа кадәр "Татар-информ" әлеге авария турында хәбәр иткән иде. Төнлә ЮХИДИ экипажы юлда үзен дөрес тотмаган "БМВ"ны очраткан. Полиция аны тоткарларга тырышкан. Туктамаган машина артыннан берничә экипаж куа чыккан.

Декабристлар һәм Вологоградская урамнары чатында "БМВ" светофорның кызыл утына чыгып киткән, каршыга килә торган юл экипажы машинасына бәрелгән.

Патруль машинасында пассажир утыргычындагы 44 яшьлек инспектор бик каты имгәнгән, аны хастаханәгә озатканнар. Ул шунда вафат булган.

29 яшьлек икенче инспектор баш мие селкенеп, хастаханәгә озатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot