news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«БМВ Х6» автомобиленә ут төртү видеога төшерелгән

Гадәттән тыш хәл Меридиан урамындагы 13нче йорт ишегалдында булган.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Казанның Яңа Савин районында «БМВ Х6» автомобилен ут төртеп яндырганнар, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән файдаланучылар.

Гадәттән тыш хәл иртәнге дүртләр тирәсендә Меридиан урамындагы 13нче йорт ишегалдында булган. Видеокадрларда бу хәлгә битараф булмаган кешеләрнең машина хуҗасына янгынны сүндерергә ярдәм итүен күрергә мөмкин.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр иткәнчә, алар автомобильне яндырган кешене дә абайлап калган. Битлек кигән әлеге кеше машинага ут төрткән һәм тиз арада качып киткән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot