news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БМО Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә консультатив статус биргән

Татарстан мөфтие бу статусның өстенлекләре турында сөйләде.

БМО Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә консультатив статус биргән
Султан Исхаков

(Казан, 14 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршында консультатив статус бирелгән. Шулай итеп, Татарстан Диния нәзарәте Россиядә шундый хокукка ия бердәнбер мөселман дини структура булган. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

БМОның икътисади һәм социаль советы каршында мондый статус бирү карары 2018 елның 17 апрелендә кабул ителгән. Мондый статус бирелү Татарстанда тотрыклы конфессияара, мәдәнитара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне тәэмин итү сәясәтенә югары бәя булып тора. Татарстан Диния нәзарәтенең Исламның традицион кыйммәтләрен ныгыту өлкәсендә эшенең нәтиҗәлелеген халыкара дәрәҗәдә тану, диелгән нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәрендә.

“Дин, мөселманнар буенча берәр сорау булса, алар турыдан-туры безгә мөрәҗәгать итә ала, без аларга җавап бирә алачакбыз. БМО каршында мәйданчыкларда чыгыш ясау, үз фикерләребезне әйтү мөмкинлеге булачак. Бу статус төрле сораулар буенча экспертлар анализы үткәрү хокукын бирә. Халыкара килешүләр үтәлешен күзәтеп барырга ярдәм итәчәкбез”, - дип белдерде”, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

  • Икътисади һәм социаль совет (ЭКОСОС) – БМОның төп алты органының берсе буларак 1945 елда оеша. Ул БМОның икътисади һәм социаль өлкәләрендә хезмәттәшлекне җайга салу өчен җавап бирә. ТР Диния нәзарәте консультатив статус алуга заявканы 2016 елда биргән булган. Әлеге статус БМОның төрле структуралары белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге бирә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте төрле халыкара конференцияләрдән чыгыш ясый, язма һәм телдән мөрәҗәгатьләр белән чыга алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100