news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

БМО Швейцариядә яңа манаралар төзүне тыю ихтималына карата борчылу белдерә

“Бу – ачыктан–ачык дискриминация”, – дип саныйлар БМОда

(Казан, 1 декабрь, “Татар–информ”). БМОның дин һәм фикер иреге турындагы мәсьәлә буенча махсус докладчысы Асма Джахангир Швейцариядә үткәрелгән илдә яңа манаралар төзүне тыючы бөтенхалык тавыш бирүе нәтиҗәләренә карата борчылу белдерде.
“Манаралар төзүне тыю дин тоту иреген чикләү һәм Швейцариядә мөселман җәмгыяте әгъзаларына карата ачыктан–ачык дискриминация булып тора”, – диелә Асма Джахангирның белдерүендә. Анда билгеләп үтелгәнчә, бу тыю Халыкара хокук өлкәсендә Швейцария йөкләмәләренә каршы килә.
Асма Джахангир гражданлык һәм сәяси хокуклар турындагы Халыкара пактны ратификацияләгән Швейцария хакимиятләрен мөселман җәмгыятенең дин һәм фикер ирегенә булган хокукларын тулысынча яклауны тәэмин итү өчен тиешле чаралар күрергә чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot