news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

БМО Куркынычсызлык советы Украина буенча ашыгыч очрашу үткәрә

Анда Украинаның көнчыгышындагы соңгы вакыйгалар буенча фикер алышачаклар

  (Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген БМО Куркынычсызлык советы Украинадагы вазгыять буенча ашыгыч очрашу үткәрә. Очрашуда Украинаның көнчыгышындагы соңгы вакыйгалар буенча фикер алышачаклар, анда,  атышларны туктату турында Минскида килешүгә карамастан, алар дәвам итә. Бу хакта ноябрьдә Куркынычсызлык советында рәислек итүче Австралия даими вәкиллегендә белдерделәр.

“Очрашу 14.30 сәгатькә (Мәскәү вакыты буенча 22.30) билгеләнгән. БМО секретариаты вәкилләре Украинадагы соңгы вакыйгалар турында хаисап белән чыгыш ясаячак”, - диде Австралия дипмиссиясе матбугат-атташесы Челси Мартин.

ТАСС белдергәнчә, Мартин утырыш ачык булачагын әйткән. Анда, 15 илнең Куркынычсызлык советы әгъзаларыннан тыш, БМО каршындагы Украина даими вәкиле Юрий Сергеев та чакырылган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot