news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БМО Икенче бөтендөнья сугышы истәлеген 8-9 майда билгеләп үтү тәкъдимен кабул итте

Шул ук вакытта һәр илнең Җиңү көненә багышланган үз бәйрәмнәре дә булырга мөмкин.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль ассамблеясы бертавыштан Россия резолюциясен хуплады. Резолюциядә барлык дәүләтләр һәм шәхси затлар 8-9 майны Икенче Бөтендөнья сугышы корбаннарын искә алу көннәре буларак билгеләп үтәргә тиешлеге әйтелә. Бу хакта «Российская газета» яза.

«БМО Генераль ассамблеясе барлык дәүләтләргә — Берләшкән милләтләр оешмасы системасы әгъзаларына, оешмаларына, хөкүмәтнеке булмаган оешмаларга һәм шәхси затларга бу көннәрне Икенче бөтендөнья сугышы корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтәргә тәкъдим итә», — диелә бу уңайдан белдерүдә.

2004 елда БМО Генераль ассамблеясе барлык дәүләтләргә — БМО әгъзаларына, хөкүмәтнеке булмаган оешмаларга һәм шәхси затларга 8-9 майда Икенче бөтендөнья корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтәргә тәкъдим иткән иде. Шул ук вакытта илләрнең Җиңү көненә багышланган үз бәйрәмнәре дә булырга мөмкин, дип искәртелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100