news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БМО-Хабибат көне чараларында катнашучылар “Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” БО Евроазия төбәк бүлегенең яңа башлыгы сайлануны шәрехләде

БМО-Хабибат көне чараларында катнашучылар “Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” БО Евроазия төбәк бүлегенең яңа башлыгы сайлануны шәрехләде

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Тимур Шәйдуллин). Бүген Казанда уза торган Бөтендөнья БМО-Хабитат көне кысаларында узган чараларда катнашучылар Казан Ратушасында узган матбугат конференциясендә шәһәр мэры Илсур Метшинның “Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасының Евроазия төбәк бүлеге президенты итеп сайлануын шәрехләде.

БМО-Хабитат башкарма директоры Анна Тибайджука фикеренчә, “Метшин әфәнденең әлеге урынга сайлануы – безнең оешма өчен уңыш һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек билгесе, чөнки әлеге секция көчлерәк була бара”. А.Тибайджука Казанның тышкы кыяфәтенә, аерым алганда Казан Ратушасына соклануын белдерде. “Бу - мин күргән иң матур биналарның берсе. Бинаны төзекләндерү осталыгы гаҗәпләндерә”, - дип белдерде ул. Аның сүзләренчә, Татарстан башкаласы ”өмет шәһәре” мисалын, шулай ук төрле милләт һәм конфессия кешеләренең толерантлыгын күрсәтә. “Мондый атмосфера шәһәр җитәкчелеге һәм халкының бергәләп акыл һәм үсеш бердәмлеген тәшкил итүен күрсәтә”, - дип ассызыклады Анна Тибайджука.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин элеккеге һәм хәзерге шәһәр җитәкчелеге БМО-Хабитат проекты кысаларында башкарган эшләр Татарстан өчен дә, Россия өчен дә мөһим, дип билгеләп узды. Аның сүзләренчә, республика вәкиленең “Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасының Евроазия төбәк бүлеге башлыгы итеп сайлануы Татарстан эшчәнлегенә бәя бирү булып тора. “Нәкъ менә әлеге структура аша без Казанны халыкара дәрәҗәгә этәрдек. Республика бүген тагын бер тапкыр Татарстанда уздырыла торган сәясәт турында дөнья мәгълүмат кырында хәбәр итү мөмкинлеген алды”,- дип фикерен җиткерде Фәрит Мөхәммәтшин.

“Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасының Евроазия төбәк бүлегенең элеккеге президенты, РФ Президентының Ерак Көнчыгыш федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Камил Исхаков фикеренчә, “Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасының Евроазия төбәк бүлегенең штаб-фатиры сыйфатында үз өстенә алган барлык йөкләмәләрне дә үти алды. “Мин бүлек президенты вазифасына Илсур Метшинны сайлау тәкъдимен керткәндә, ул үзенә бирелгән бурычларны, Казан исеме “бөтендөнья Олимпында” тагын да көчлерәк яңгырасын өчен, тагын да яхшырак үтәр дип уйладым”, - дип белдерде Камил Исхаков.

РФ Муниципаль берәмлекләр конгрессы президенты, Төмән өлкәсеннән РФ Федерация Җыены әгъзасы Степан Киричук сүзләренә караганда, Төмән Татарстан белән аеруча нык кызыксына. Аерым алганда, бу республиканың тузган торакны бетерү программасына кагыла. “Мин безнең өлкәдә дә Казандагы кебек матур булуны телим. Шуңа күрә, минем фикеремчә, “Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасының Евроазия төбәк бүлегенең президенты итеп Илсур Метшинны сайлагач, без әлеге өлкәдәге элемтәләрне ныгытырбыз”, - диде ул.

Илсур Метшин билгеләп узганча, “Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасының Евроазия төбәк бүлегенең президенты итеп сайлану дан гына түгел, ә зур җаваплылык та. “Минем әлеге вазифага сайлануым – бөтен республика хезмәте нәтиҗәсе. Бу үз җимешләрен сәясәттә генә түгел, икътисадта, шулай ук безнең шәһәр кешеләренең тормыш сыйфатын яхшыртуда китерер дип уйлыйм”, - дип фикерен җиткерде Казан мэры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100