news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БМО форумы утырышында Россия делегациясе составында Татарстан мөфтие дә катнаша

Женевада БМОның дини һәм аз милләтләр мәсьәләләре буенча форумы җиденче сессия уздыра

 (Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Женевада Берләшкән Милләтләр Оешмасының дини һәм аз милләтләр мәсьәләләре буенча форумы җиденче сессия уздыра. БМО форумы утырышында Россия делегациясе составында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнаша, дип хәбәр иттеләр ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән.

Утырышта аз санлы милләтләрне һәм диннәрне саклау мәсьәләләре турында сүз бара. Шулай ук милләтләргә һәм диннәргә карата көч куллану, аларның хокукларын кысу очракларын туктатып калу ысуллары тикшерелә.

Камил хәзрәт РФ Тышкы эшләр министрлыгы делегациясе белән БМО оешмасы тарафыннан уздырыла торган рәсми чараларда өченче мәртәбә катнаша. Мәгълүм булганча, сентябрь аенда Женевада чит ил дипломатлары Татарстан һәм республикабызда алып барылган дини эшчәнлек белән танышкан иделәр. Мөфти һәм нәзарәт вәкилләре “Ислам – тынычлык дине” дигән темага түгәрәк өстәлдә катнашып, анда ТР МДН алып барган юнәлешләр тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100