news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БМО дөньяның иң бәхетле илләрен игълан итте

Рейтинг төзегәндә, гомер озынлыгы, халыкка социаль ярдәм күрсәтү һәм коррупциягә мөнәсәбәт исәпкә алынган.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”). Берләшкән милләтләр оешмасының даими үсеш юлларын эзләү бүлекчәсе The World Hapiness Report докладын тәкъдим иткән. Анда дөньяның иң бәхетле илләре игълан ителгән. Бу хакта "The Washington Post" ка сылтама белән RT хәбәр итә.

Рейтингта беренче - Финляндия, икенче - Норвегия. Моннан тыш, иң бәхетле илләр унлыгына Дания, Исландия, Швейцария, Нидерланды, Канада, Яңа Зеландия, Швеция һәм Австралия кергән.

156 илдән рейтинг төзегәндә, гомер озынлыгы, халыкка социаль ярдәм күрсәтү һәм коррупциягә мөнәсәбәт исәпкә алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100