Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
БМО Ауропа икътисади комиссиясенең Урманнар һәм урманчылык тармагы комитетының 72 нче сессиясе үз эшен башлады
Аның ачылышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты
(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның "Корстон" комплексында Берләшкән Милләтләр Оешмасы Ауропа икътисади комиссиясенең Урманнар һәм урманчылык тармагы комитетының 72 нче сессиясе үз эшен башлап җибәрде. Комитет рәисе Хейкки Гранхольм (Финляндия) утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, өч көн дәвамында кызыклы дискуссияләр булачагына ышанычын җиткерде.
Сессия ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик, БМОның Ауропа икътисади комиссиясе Башкарма секретаре урынбасары Андрей Васильев катнашты.
Иң элек Иван Валентик РФ табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской исеменнән сәламләде. “...Россия эре урман державасы булып санала. Урман кешенең иминлеген тәэмин итү, табигать күптөрлелеген саклап калу һәм илебездә, дөньяда икътисад үсеше өчен төп алшартларның берсе санала. Урманнарны арттыру буенча күмәк хәрәкәт башында торып, Россия алга таба да бу өлкәдә алгарышка омтылуын дәвам итәчәк...” - дигән юллар бар министр сәламләвендә. Иван Валентик шулай ук VI чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкинның да сәламләү хатын укып үтте. И. Валентик шәхсән үз исеменнән билгеләп узганча, урман сәясәте мәсьәләләре буенча дәүләтара хезмәттәшлек өчен мәйданчык буларак БМОның Ауропа икътисади комиссиясенә ихтыяҗ зур. “Комиссия тарафыннан тупланган урманчылык өлкәсендә дәүләт чараларына ярдәм максаты белән алдынгы тәҗрибәнең ышанычлы чыганагы булып хезмәт иткән экспертлык һәм техник потенциалны югары бәялибез”, - дип белдерде ул.
Иван Валентик әйтүенчә, Россия Ауропада урманнар белән вәзгыятьне камилләштерү өчен, Берләшкән Милләтләр Оешмасы Ауропа икътисади комиссиясенең профильле комитеты кысаларында күмәк көчне үстерүгә өнди. “БМОның Ауропа икътисади комиссиясе һәм Берләшкән милләтләрнең азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы Женевада бердәм секция базасында панъевропа төбәге дәүләт-әгъзалары мәнфәгатьләре һәм ихтыяҗларын канәгатьләндерүне дәвам иттерәчәк. Комиссия һәм оешманың урманчылык өлкәсендә җитәкчелек органнарының уртак утырышларының күпьеллык практикасын саклап калуның җитди әһәмиятен күрәбез. Чираттагы мондый очрашуны киләсе 2015 нче елда Швейцариядә “Ауропа урман атнасы”ның үзәк вакыйгасы буларак түземсезлек белән көтеп калабыз”, - дип мөрәҗәгать итте Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе.
ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын җиткерде. "Урман саммиты Россиядә тәүге тапкыр үткәрелә. Аның Татарстанда уздырылуы – безнең өчен горурлык. Урман ул - бәһасез хәзинә, сәламәтлек чыганагы. Татарстан Республикасы өчен, икътисадында нефть чыгару, нефть химиясе сәнәгате, машина төзелеше кебек тармаклар өстенлек итүенә нисбәтле рәвештә, урманнарны саклап калу мәсьәләсе аеруча актуаль. Без проблеманың мөһимлеген анык аңлап, урман һәм агач эшкәртү сәнәгате үсешенә актив рәвештә инвестицияләр кертәбез. Бүген Татарстанның урман хуҗалыгы яңартыла: Ауропада эреләрдән саналган Урман селекцион-орлыкчылык үзәге ачылды, урманнарны янгыннардан саклау өчен III типтагы янгынчылык-химик станцияләре булдырылган, яңа урман мәйданнары барлыкка килә.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы Ауропа икътисади комиссиясенең Урманнар һәм урманчылык тармагы комитеты утырышының Казанда үткәрелүен без республика Хөкүмәтенең урманчылык тармагы алдында яңа бурычларының бер өлеше буларак бәялибез...” – дигән юллар бар Президент сәламләвендә.
Утырышта катнашучылар алдында БМОның Ауропа икътисади комиссиясе Башкарма секретаре урынбасары Андрей Васильев чыгыш ясап, Россиянең урманнарга бихисап бай булуын ассызыклады. “Әгәр дә сез Санкт-Петербургта поездга утырып Владивостокка кадәр сәфәр чыксагыз, алты ярым көн барачаксыз, җиде сәгать поясы аша узып, киңлеге уртача 1 мең км га сузылган 9 мең километр озынлыктагы тоташ урманнарны күрәчәксез. Әгәр дә туры рейс белән очарга уйласагыз, самолетта урман өстеннән 11 сәгать очачаксыз”, - дип мөрәҗәгать итте. Андрей Васильев өч көнлек сессия барышында агач материалларын хәзерләү, агачтан экологик төзелеш әһәмиятенә басым ясалачагын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз