news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Блокчейн, ясалма фәһем һәм инновацион үзөйрәткечләр: Татарстан телләрне ничек саклый?

25 апрельдә Кырлайда Тукай музей комплексы ачылачак.

Блокчейн, ясалма фәһем һәм инновацион үзөйрәткечләр: Татарстан телләрне ничек саклый?
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанда республикада яшәүче халыкларның телләрен ничек саклыйлар, Тукайның 140 еллыгын ничек билгеләп үтәчәкләр һәм милли мирасны саклау эшендә блокчейн технологиясе ничек ярдәм итә ала? Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы утырышында сөйләштеләр.

Песошин Татарстан дәүләт телләре турындагы закон турында: «Төп күрсәткечләр үтәлде»

ТР Премьер-министры Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, узган елда һәм 2026 елның беренче кварталында Татарстан дәүләт телләре турындагы законның төп күрсәткечләре үтәлгән. Закон хокукый актлар, биналарга куела торган элмә такталар, рус һәм татар телендә торак пунктларның атамалары күрсәтелгән юл күрсәткечләре язу кебек күптөрле бурычларны үз эченә ала.

«2025 елда һәм 2026 елның беренче кварталында төп күрсәткечләр үтәлде. Әмма кайбер мәсьәләләр игътибар үзәгендә кала. Иң проблемалы мәсьәлә – дәүләт телләрендә чыгарылырга тиешле норматив-хокукый актлар. Шулай ук ведомство һәм район сайтларындагы яңалыклар да ике телдә чыгарылырга тиеш. Бу мәсьәләләрне контрольдә тотарга кирәк», — дип игътибар итте ул.

Алексей Песошин: «Иң проблемалы мәсьәлә – дәүләт телләрендә чыгарылырга тиешле норматив-хокукый актлар. Бу мәсьәләләрне контрольдә тотарга кирәк»

Фото: prav.tatarstan.ru

Марат Әхмәтов туган телне саклау эшендә формаль булмаган алымнар кулланырга чакырды

ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов телләрне саклау эшендә саннар һәм күрсәткечләр артыннан куарга түгел, формаль булмаган алымнар аша нәтиҗәгә ирешергә тырышырга кирәк, дип билгеләп үтте.

Марат Әхмәтов: «Бөтен республика милли мәдәниятебезнең символына әверелгән шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын популярлаштыру һәм яктырту эше белән шөгыльләнә»

Фото: prav.tatarstan.ru

«Министрлыклар, ведомстволар һәм районнар җитәкчеләрен туган телләрне саклау эшендә шул исәптән формаль булмаган алымнар кулланырга чакырам. Шәхси үрнәк күрсәтү дә файдалы булыр иде», - дип белдерде ул.

Әхмәтов Габдулла Тукайның 140 еллыгы кысаларында татар телен саклау юнәлешендә башкарылган эшне югары бәяләде. Аның сүзләренчә, бөтен республика милли мәдәниятебезнең символына әверелгән шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын популярлаштыру һәм яктырту эше белән шөгыльләнә.

Ирада Әюпова: «Тукай – ул милли үзаңның төп символларының берсе, татар теленең, мәдәниятенең тере чыганагы һәм безнең әхлакый таянычыбыз»

Фото: prav.tatarstan.ru

«Тукай – милли үзаң символы»

ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова быел мәдәни учреждениеләрдә узучы чараларга тукталды.

«Безнең өчен Габдулла Тукай әдәби тарихның бер өлеше генә түгел. Тукай – ул милли үзаңның төп символларының берсе, татар теленең, мәдәниятенең тере чыганагы һәм безнең әхлакый таянычыбыз. Габдулла Тукайның иҗади мирасыннан башка татар мәдәниятен күз алдына китерү мөмкин түгел», – дип ассызыклады ул.

Быел Республика театрларында Тукай әсәрләре мотивлары буенча спектакльләр, «Шүрәле» балеты күрсәтелә. Камал театрында ясалма фәһем ярдәмендә иҗат ителгән мультимедияле музыкаль перформанс тәкъдим ителде. Шулай ук республика музейларында тематик чаралар уза.

Тукайның юбилее көнне Арча районы Кырлай авылында шагыйрьгә багышланган яңартылган музей комплексы ачылачак

Фото: © «Татар-информ»

Рөстәм Миңнеханов 25 апрельдә Кырлайда яңартылган Тукай музеен ачачак

Тукайның юбилее көнне Арча районы Кырлай авылында шагыйрьгә багышланган яңартылган музей комплексы ачылачак. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

Мәктәпләрдә Тукай иҗаты һәм тормыш юлына багышланган мөһим темаларга сөйләшү дәресләре үткәреләчәк. Шулай ук «Татарча диктант» һәм «Мин татарча сөйләшәм» кебек масштаблы акцияләр узачак.

Тукай мирасын саклау – Татарстан җәмгыятенең уртак бурычы

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Әюпова Тукай мирасын саклау эшендә блокчейн технологиясен кулланырга тәкъдим итте

Тукай мирасын саклау – Татарстан җәмгыятенең уртак бурычы. Ирада Әюпова бу эштә блокчейн технологиясен кулланырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, әлеге технология, мәгълүматны бүлеп саклау ысулы буларак, мирасның даими хәрәкәттә булуын тәэмин итә.

«Мирасны сандыкка бикләп кенә саклап булмый, ул хәрәкәттә булырга тиеш. Шуңа күрә безнең чаралар дөньяның бөтен почмакларында үткәрелә», — диде министр.

Республика удмурт, мари, чуваш һәм татар телләренән биш үзөйрәткеч чыгарылды. Хәзерге вакытта алтынчы китап – эрзә теленнән үзөйрәткеч әзерләнә.

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Татарстанда республика халыклары телләреннән биш инновацион үзөйрәткеч чыгардылар

Татарстанда республикада яшәүче төрле халыкларның телләрен өйрәнү өчен инновацион үзөйрәткечләр чыгарылды.

Республикадагы Удмуртлар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Алексей Арзамазов сөйләгәнчә, бүгенге көндә удмурт, мари, чуваш һәм татар телләренән биш үзөйрәткеч чыгарылган. Хәзерге вакытта алтынчы китап – эрзә теленнән үзөйрәткеч әзерләнә.

«Бу басмалар Идел буе халыклары телләрен популярлаштыруда зур роль уйный, чөнки кайбер телләрдән мондый китапларның 20 елдан артык чыкканы юк», - дип ассызыклады Алексей Арзамазов.

Арсений Каримов, «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot