Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Блокададагы Ленинградны саклаучыларга һәм анда яшәүчеләргә 50 мең сум түләячәкләр
Указ имза куйган көннән, ягъни бүген үз көченә керә.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). «Ленинград оборонасы өчен» медале яки «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән Россия гражданнары бер вакытлы 50 мең сум күләмендә акча алачак. Бу указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.
Түләүне безнең ил территориясендә яшәүче Россия гражданнары, шулай ук Латвия, Литва, Эстония, Абхазия, Көньяк Осетия һәм Приднестровьеда яшәүчеләр алачак.
Указ имза куйган көннән, ягъни бүген үз көченә керә.
Хөкүмәткә чыгымнарны финанслауны тәэмин итү, түләүне башкару тәртибен һәм шартларын билгеләү йөкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз