Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Блокадада калган Ленинградта яшәүче: "Без бер үк вакытта фронтта да, тылда да идек. Без блокадада булдык"
Казанда Ленинградны блокададан азат итүгә 71 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Максим Кирилов). Бүген, Ленинградны блокададан азат итүгә 71 ел тулган көндә, Казанның С.Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йортында "Мәңге исәннәр" дигән тантаналы чара узды.
Бәйрәм чарасы әлеге куркыныч фаҗига корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салудан башланды. Анда ТР Дәүләт Советы депутатлары, Казанның Совет районы хакимияте вәкилләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, ветераннар, блокадада калган Ленинградта яшәүчеләр катнашты. Кыска чыгышлардан соң тантаналы чарага килүчеләр, шул исәптән Казанның Совет районында гомер кичерүче "Блокадада калган Ленинградта яшәүче" билгесе белән бүләкләнгән 66 ветеран, мемориалга чәчәкләр салды.
Искәртеп узабыз: Бөек Ватан сугышы вакытнда блокадада калган Ленинградтан Казанга йөзләгән кеше эвакуацияләнгән, аларның күбесе әле сабый гына булган, әмма бүгенге көнгә кадәр 900 көн дәвам иткән әлеге дәһшәтле көннәрне истән чыгармаган. Сергей Карпенко Ленинградта балалар йортында яшәгән. Шәһәр блокадада калган вакытта аңа нибары алты гына яшь булган, ул бүген дә аның беренче көнен хәтердә яңарта.
"Ул чакта без "Бологое" станциясендә урнашкан дачага барган идек. Хәтеремдә әле, мине ул вакытта ялгызымны калдырдылар. Зур түтәлләрне хәтерлим, мин аларның берсен абынып егылдым, бөтен авызыма туфрак тулды.., - ди Карпенко. - Мине әбием коткарды, аның белән без 125 грамм икмәкне бүлештек. Мин аның ипи суырып утырганын күрәм, аның янәшәсенә утырам да авызына карап тик торам. Әлбәттә, ул миңа да бирә иде. Соңрак ул ачлыктан үлде".
1942 елның 15 августында аны һәм башка балаларны эвакуацияләгәннәр. Блокадада калган Ленинградта яшәгән Вильям Барабанов та әлеге фаҗигале хәлләр турындагы хатирәләре белән уртаклашты.
"Мин Ленинградта тудым һәм анда 1941-42 елларның иң авыр кышында яшәдем. Миңа 9 яшь иде. Мин анда әниемне, туганнары һәм якыннарымны югалттым. Блокадада калган Ленинградта үткәргән көннәр, айлар ул минем тормышымдагы иң куркыныч, онытылмаслык чор. 71 елдан артык вакыт узса да, биналарның җимерелүе, кешеләрне егылып үлүе, бүгенгедәй, күз алдымда. Без бер үк вакытта фронтта да, тылда да идек. Без блокадада булдык, - диде ул. - Бик күп еллар узды. Безнең сафлар көннән-көн кими, фронтовиклар бармак белән санарлык кына калды. Әмма безнең исән чактагы иң төп бурыч - балаларыбызга, оныкларыбызга Ленинградтагы хәлләрне, анда яшәүчеләрнең җиңү өчен ниләр эшләгәнен сөйләү".
Бүген Ленинградта блокадада булган кешеләр өчен Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йортында бәйрәм концерты әзерләнгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз