news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Блогерлар татар теленә уңай да, тискәре дә йогынты ясый – "Безнең фикер" клубы

Сәләт йортындагы дискуссия татар блогерларының телгә йогынтысы темасына багышланган иде.

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Рәфидә Галимҗанова). “Безнең фикер” клубының Сәләт йортында узган икенче дискуссия темасы блогерларның татар телен үстерүдә ясаган йогынтыларына багышланган иде. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Дебатларга барлыгы 20дән артык катнашучы җыелды. Махсус кунаклар – сәяхәтче-блогер Сәләт проектларында катнашкан Азат Кашапов һәм Сәләт активисты Илфат Вәлиев иде. Уен кискен проблема белән башланып китте. Ул: “Татар блогерлары татар телен үстерүдә нинди йогынты ясый?” – дигән сорауга төгәл җавап эзләүгә багышланды. Һәр катнашучы үз фикерен җиткерергә тырышты, татар телен саклауны, беренче чиратта, теләктән башларга кирәклеген исбатлады.

Чит илләрдә татар телен популярлаштыру максаты белән яшәүче блогер Азат Кашапов татар теленең әһәмияте турында фикерен җиткереп: "Әгәр дә мин татар телен белмәсәм, Мидзуки һәм Юто белән аралаша алмас идем. Алар татар теле олимпиадасында зур җиңү яулаган шәхесләр. Инглиз һәм рус телләрен бик яхшы белеп бетермиләр, шуңа күрә без үзара татар телендә аралашабыз. “Безнең фикер” кебек проектлар булуы бик кирәк. Яшьләрне җыеп, аларны татарча сөйләштерү, әлбәттә, бик яхшы эш. Йөз-ике йөз елдан соң татар теле үләчәк дигән фикер бар. Ә безнең максат – татар теленең гомерен озынайту. Шундый проектлар максатыбызны чынга ашырырга булыша да. Аның ярдәмендә без татар буынын үстерә алабыз", – диде.

Чарада бик актив катнашкан "Сәләт – Яшел үзән" клубы җитәкчесе, Сәләтнең күп кенә проектларында катнашучы активист – Тимерхан Шәйхетдинов “Безнең фикер” турында бары тик уңай фикердә калган

"Безнең фикер” проекты уеннарында икенче ел катнашам. Шул катнашу миңа ниндидер дәрт, илһам бүләк итә. Һичшиксез, шул проектка рәхмәтлемен. Гомумән, дебат форматы минем өчен якын. Чөнки үземнең холкымның шундый сыйфаты бар – бәхәсләшергә ярату. Мин шул позициягә кереп, күнегү ясап, үземне тагын да үстерәсем килә. Төрле күренешләргә, вакыйгаларга объектив караш урнаштыру өчен ул миңа ярдәмгә килә. Бәхәсләр үткәннән соң, бәлки Азат абый үзенең сәхифәләрендә үзгәреш кертер, тудырган контентын тагын да нәтиҗәле һәм файдалырак ясатыр? Кем белә бит!" 

Һәр катнашучының фикере исәпкә алынып, татар блогерлары татар теле үсешенә уңай да, тик шул ук вакытта тискәре йогынты ясый дигән нәтиҗәгә киленде. Чөнки һәр кеше бу темага үз күзлегеннән карарга һәм үз фикерен җиткерергә тырышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100