Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Блогерлар Татар Малай, Кызык Мызык, җырчы Лэйна #ХалыкчанТатарстан челленджын башлый
Татарстанда яшәүчеләрне үз районнарының төп символлары өчен тавыш бирергә чакыралар.
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). «Халыкчан Татарстан» конкурсы кысаларында татар блогерлары Татар Малай, Кызык Мызык һәм җырчы Лэйна #ХалыкчанТатарстан видео-челлендж башлап җибәрә.
Челленджда республика халкы катнаша ала. Моның өчен үз торак пунктыңның яраткан символы фонында видеога төшәргә, Инстаграм яки «ВКонтакте» челтәрендә аккаунтыңда видеоны чыгарырга, #ХалыкчанТатарстан хэштегын куярга, символ урнашкан торак пунктның һәм районының исемен, нинди символ булуын күрсәтергә кирәк.
15 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә «Вконтакте» челтәрендә «ХалыкчанТатарстан» төркемендә туры эфир вакытында рандомайзер ярдәмендә видео-челленджда катнашучылар арасында бүләкләр уйнатыла.
Бәйгедә өчәр данә Яндекс.Станция лайт акыллы колонкасы, Xiaomi Power Bank 3 Pro портатив аккумуляторы, Xiaomi Mi Smart Band 6 фитнес-беләзек, #ХалыкчанТатарстан дип язылган футболкалар уйнатылачак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2-8 сентябрьдә «Вконтакте» челтәрендә «Халыкчан Татарстан» төркемендә тавыш бирүнең икенче этабы уза. Татарстанда яшәүчеләрне үз районнарының төп символлары өчен тавыш бирергә чакыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз