news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Блогерлар Сабан туенда татарча көрәштә төп приз билгеле

Блогерлар Сабан туенда татарча көрәштә төп приз билгеле
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Теләче районы Баландыш авылында 23 августта узачак Блогерлар Сабан туе һәм «Түгәрәк уен» бәйрәмендә татарча көрәш оештырылачак.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында Теләче районы башлыгы киңәшчесе Илдар Мараков хәбәр итте.

«Түгәрәк уен» – дүртенче, Блогерлар Сабан туе икенче тапыр үткәрелә. Ник Баландыш авылында үткәрелә дигән сораулар килә.баландышта тырыш, хезмәт сөючән кешеләр яши. Авыл җирлеге башлыгы да оештыру сәләтенә ия. Үзебезнең гореф-гадәтләрне онытмас өчен, «Түгәрәк уен»да миллилеккә басым ясалачак. Халыкны берләштерү урыны да булып тора ул», – диде Илдар Мараков.

Бәйрәмдә татарча көрәш, ат чабышы оештырылачак. Балалар 35, 45, 55 кг авырлыкта бил алышачак. «Төп кульминация ноктасы блогерлар арасында көрәш булачак. Батырга төп приз – тәкә», – диде Мараков.

Сәгать 10.00да волейбол ярышларында өч команда уйнаячак. «Якташлар командасы, икенчесе – блогерлар, өченчесе – район хакимияте командасы. Уеннарны тамаша кылырга килә аласыз», – дип чакырды Теләче вәкиле.

news_right_1
news_right_2
news_bot