news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Блогерлар мәктәбе Татарстанда гаризалар кабул итә башлады

Уку нәтиҗәсе булып, үз блок проектыңны төзү һәм яклау тора.

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). Блогерлар мәктәбе #PRO хәрәкәте Татарстаннан 14тән 35 яшькә кадәрге катнашучылардан гаризалар кабул итә башлавын җиткерә. Теркәлү 7 февральгә кадәр дәвам итә. Бу хакта “Бердәм Россия”нең “Яшь гвардия” Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәгариф проекты берничә этапта тормышка ашырыла. Аннан яшьләр Интернетта һәм медиасфера мәйданнарында үсеш өчен күнекмәләр ала.

Уку нәтиҗәсе булып, үз блок проектыңны төзү һәм яклау тора. Иң яхшы идеяләр блогерларның ябык клубына тәкъдим ителәчәк.  

news_right_1
news_right_2
news_bot