news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Блогер Татар Малай Мәскәүдә Татарстан илчелегендә булган

Инстаблогер Татар Малайның бүген 90 мең язылучысы бар.

Блогер Татар Малай Мәскәүдә Татарстан илчелегендә булган
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). «Татар Малай» исеме белән танылган блогер Ринат Галиәхмәтов Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Даими вәкиллегендә булган. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ринат Галиәхмәтов илчелектә Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан Россиядәге Даими вәкилле Равил Әхмәтшин белән очрашкан.

Равил Әхмәтшин кунакка Даими вәкиллек эшчәнлеге һәм Мәскәүдә якташларны берләштерү эше турында сөйләгән. Шулай ук блогерны Россия башкаласында 24 ноябрьдә узачак «Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумына чакырган.

Ринат үз чиратында Instagram`дагы популяр блогы турында сөйли. Биредә төп максат – Интернетта татар телен популярлаштыру һәм бөтен дөнья татарларын берләштерү.

Илчелектә очрашуда Ринатның хатыны Илүзә Галиәхмәтова да катнашкан. Аның Instagram` блогында 20 мең язылучысы бар. 

  • Татар Малай Татарстандагы кызыклы вакыйгалар турында хәбәр итә, флешмоблар куя. Бүген инде аның 90 меңнән артык язылучысы бар. Язылучылары арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов да бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot