news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Блогер Татар-малай Тукай каберенә чәчәкләр салуга онлайн-заказ биргән

Блогер Татар-малай (Ринат Галиәхмәтов) Туган тел көнендә татар шагыйре Габдулла Тукай каберенә чәчәк куюга онлайн-заказ биргән. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Ул узган ел шагыйрь җирләнгән зиратта булуын сөйләде. Шул ук вакытта аның каберенең геолокациясен саклап калган.

«Мөмкинлек булганда кушымтада минем өчен якын һәм мөһим кешеләрнең каберләрен билгеләп куям. Узган ел зиратта булганда Габдулла Тукай каберен дә саклап куйдым. Ә быел һәйкәленә чәчәкләр куюга заказ бирдем», - диде блогер.

KazanFirst хәбәр иткәнчә, бушлай кушымта 2019 елдан бирле эшли. Ул каберләр архивыннан тора. Кулланучылар картада якын кешеләрнең каберләренең урынын билгеләп куя һәм карап тору хезмәтләренә заказ бирә ала. Кичә стартап «Казан Экспо»да уза торган Россия венчур форумында тәкъдим ителде.

«Иң мөһиме - ул навигация. Хәтерләгәндә саклап куярга мөмкин. Еш кына, безнең сораштырулар да дәлилли - кешеләр ориентирлар үзгәргәнгә күрә кабер урнашкан урынны югалта. Кемдер чардуганны алыштырган, кайдадыр агач ауган яки кискәннәр, һәм кешеләр таба алмыйлар. Ә без навигация тәкъдим итәбез», - дип сөйләде iRemember проектына нигез салучы Михаил Мельников.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100