news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Блогер Татар малай «Рәис» тавышлы ярдәмчесе турында: Рәиснең фразалары халыкка таралды

Блогер Татар малай «Рәис» тавышлы ярдәмчесе турында: Рәиснең фразалары халыкка таралды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Рәис» тавышлы ярдәмчесен булдыру идеясе милли татар мәдәниятен үстерү шартларында креатив һәм актуаль. «Татар-информ»га мондый фикерне блогер Ринат Галиәхмәтов (Татар малай) белдерде.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстан блогерлары республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов образы белән илһамланып ясалган яңа гаджетны сынап карый башлады.

«Мин татар блогеры буларак күптән бөтен нәрсә татар телендә булуын телим: навигаторлар да, тавышлы ярдәмчеләр дә. Җәмәгать транспортында мәгълүмат татарча трансляцияләнгән кебек, көнкүрештә дә шулай булсын иде. Миңнехановның цитаталары җыентыгы – бик шәп. Чөнки аның күп кенә канатлы гыйбарәләре инде күптән халыкта таралды», - диде Галиәхмәтов.

Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, «Рәис» ярдәмчесе Иннополиста уйлап табылган. Ул хәтта тавышлы урында да сөйләмне төгәл аңлый алсын өчен миллионлаган сәгатьлек язмалар белән өйрәтелгән нейрочелтәр модельләрен куллана.

news_right_1
news_right_2
news_bot