news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Блогер Татар-малай: Апаста сайлау участогында музыка уйнап тора, коймак белән сыйлыйлар

Блогер Татар-малай: Апаста сайлау участогында музыка уйнап тора, коймак белән сыйлыйлар
Фото: Ринат Галиәхмәтов тарафыннан тәкъдим ителде

Сайлаучылар Россия Президентын сайлауларның беренче көнендә активрак тавыш биргән. Бу хакта татар блогеры һәм сайлауларда күзәтүче Татар-малай (Ринат Галиәхмәтов) сөйләде. Ул Татарстанның Апас районында үзе эшли торган сайлау участогында гел музыка яңгырап торуын, ә тавыш бирергә килүчеләрне коймаклар белән каршы алуларын сөйләгән.

«Мин өченче тапкыр блогер-күзәтүче булып торам. Узган елларда Түбән Камада, ә быел Апаста булдым, бу минем хатыным туган район. Шуңа күрә монда килдек. Мин Апаста тавыш бирү һәм монда блогер-күзәтүче булу өчен Дәүләт хезмәтләре порталында махсус гариза яздым. Монда барысы да бик кунакчыл һәм югары дәрәҗәдә оештырылган. Иртәдән бирле бөтен кешене чәй, коймаклар һәм башка тәм-томнар белән сыйлыйлар. Әлбәттә, беренче көнне кешеләр күбрәк килде. Кешеләр соңыннан тыныч кына эшләр өчен, башта мөһим эшне эшләргә килә», – дип сөйләде блогер «Татар-информ»га.

Россия Президентын сайлаулар 15 мартта башланды. Республикада 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, СИЗОларда, вокзалда һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.

Татарстанда сайлау хокукы булган 3 миллион кеше яши. Сайлаулар уздыруны сайлау комиссиясеннән 22 мең кеше тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән күбрәк күзәтүче, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә эшли.

Россия Президентын сигезенче тапкыр сайлаулар 16 һәм 17 мартта дәвам итә. Аларда дүрт кандидат Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм хәзер дәүләт башлыгы булган Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100