news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Блогерлар Сабан туенда узган көрәш ярышының баш батыры билгеле

Блогерлар Сабан туенда узган көрәш ярышының баш батыры билгеле
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Бүген Теләче районы Баландыш авылында «Түгәрәк уен + Блогерлар Сабан туе» бәйрәме узды. Бәйрәмгә төрле төбәкләрдән танылган татар блогерлары җыелган иде.

Быел беренче тапкыр бәйрәм кысаларында блогерлар арасында көрәш ярышы да оештырылды. Көрәштә баш батыр булып танылган блогер Рәмис Гыйльметдинов калды. Рәмис «Дневник татарина» сәхифәсен алып бара. Икенче урында – Марат Клубника тәхәллүсе астындагы блогер. Өченче урынны – Талип Миңнегалиев яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot