news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Блогер Рөстәм Нәбиев Эверестка кулларында менеп рекорд куйды

2015 елда Омскида казарма ишелү вакытында аякларын югалткан блогер Рөстәм Нәбиев Эверестка менгән. Ул дөньяның иң биек түбәсенә куллары белән генә менгән беренче кеше булды. Бу – аның спорт карьерасында унынчы биеклек.

Казаныш турында Нәбиев социаль челтәрләрдә хәбәр итте. «20 майда, Непал вакыты буенча иртәнге 8: 16 да, альпинизм тарихында беренче тапкыр мин, Рөстәм Нәбиев, Эверестка бер кул белән генә мендем! Мин бу күтәрелүне хәзер мине караган һәркемгә багышлыйм. Шушы гамәл белән бер генә нәрсәне әйтәсем килә: тяшисез икән, көрәшегез! Ахыргача көрәшегез», - дип язган ул, югарыдан плакат белән фотографияне бастырып.

Публикациядән соң беренче минутларда спортчының постына 11 меңнән артык лайк куелган һәм меңнән артык кеше язылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot