news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Блогер Раилә Ахунова: Блогымны саф татар телендә алып барам

Казан Кирмәнендә «Идел» журналы оештырган «Шәп блогер» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Бәйгедә интернетта татар телендә контент җитештерүче иң популяр блогерлар ачыкланды. «Халыкчан блогер» номинациясендә катнашкан «Тәмле табын» блогын алып баручы блогер Раилә Ахунова үзенең блогы, язылучылары турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Блогер Раилә Ахунова: Блогымны саф татар телендә алып барам
Фото: «Идел» журналы, Фирүзә Вәлиева

«Блогымны 2019 елда башлап җибәрдем, рецептлар куйдым, халык яратып килә башлады. Хәзер эшемне төрле юнәлешләрдә алып барам, рецептлар төшерүдән кала, фуршетлар ясау белән шөгыльләнәм, өйләргә дә барып эшлим, хатын-кызлар киемнәре кибете тотам. Хәзер укыта да башладым, пешерү буенча артымнан атлап килүче кызларым күп, аларны пешерергә өйрәтәм, төрле төбәкләрдән татар кызлары белән бергә эшлибез. Блогымны саф татар телендә алып барам, «русча да куй, русча да сөйлә әле» дип язучылар күп, ләкин минем «вата-җимерә» русча сөйләшәсем килми. Үземнең телемдә рәхәтләнеп алып барам.

Хейтерлар белән дә очрашырга туры килә, аларны дөрес итеп кабул итәргә кирәк. Без бит – төрле мохиттә үскән, төрле ата-ана балалары, берничек тә бертөрле фикер йөртә алмыйбыз. Балаларыма, гаиләмә, күрсәткән геройларыма да кагылучылар бар. Күптән караган кешеләр мине белә: гайбәтләр, ямьсез сүзләр язганны яратмыйм, әгәр минем битемә кергәнсез икән, сез миндә кунакта, кунак кеше тыйнак булырга тиеш, дип аңлатам яңа кергән кешеләргә. Беребез дә кеше өенә кереп ямьсез сүзләр әйтми бит, шуңа күрә яңа язылучыларга аңлатырга тырышам. Шәхси битемнән алып аткан язылучыларым бик аз, «янәшәмдә калыгыз» дип язам.

Миңа язылучылар баштан «бу – бик тәкәббер» дип уйлыйдыр инде, кыяфәтең шундыйрак, диләр, чыгып китүчеләр дә бар, аннары кире кайткач, без синнән бик күп яңа әйберләр өйрәнәбез, дип язалар. Блогымда гаиләмне дә күрсәтәм, ирем белән мөнәсәбәтләр ярылып тора, балалар тәрбиясе, пешерү, чисталык, хатын-кызның үз-үзен тотышы, авыл – һәрбер темага да ачык аралашабыз» – ди ул.

«Шәп блогер» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы турында «Интертат» сайтында Зөлфия Шәвәлиева язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot