Мин үзем дә 13 ел журналист булып эшләдем. Аннан блогер булып киттем, ләкин бу – минем эшкә бәйле түгел, үзеннән-үзе килеп чыкты. Хәзер инде блогны 8 ел алып барам. Блогер – ул гади кеше, үзенең тормышын күрсәтә, урнаштырган мәгълүматны тикшереп тә тормаска мөмкин, ә журналист – җитди һөнәр. Журналистлар һәм блогерлар барыбер тыгыз элемтәдә булырга тиеш.
Күп кенә күренекле, исеме булган журналистларны гади халык белмәскә мөмкин, ә блогерны беләләр. Бу – журналистикадагы минус. Гади халык белсен өчен журналистлар да блогерлык эшен алып бара башларга тиеш. Аларның хезмәте бик үзенчәлекле, кызыклы. Күрсәтеп барсалар, кызыксыну күбрәк булыр иде.
Журналистның эше җитдирәк, шул ук вакытта блогерларның да эше җиңел түгел. Блогерлар аудитория белән даими элемтәдә тора. Гади генә сорау бирсәк тә, 10 минутта Татарстанның төрле районнарыннан, төбәкләрдән мәгълүмат җыела. Мәгълүмат җыю җиңелрәк. Шулай ук блогерларга күбрәк ышаналар кебек, проблемаларны күбрәк язалар. Журналистлар һәм блогерлар арасында тандем булса, халыкның проблемаларын яктырту ягыннан зур плюс булыр иде, ди ул.
Җыенда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Гөлүзә Ибраһимова язды.