news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Блогер Рәйхан Халитовны Һиндстаннан Казанга алып кайттылар

Һиндстанда сәяхәт иткәндә юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан Казан егетен өенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча алып кайттылар.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы очкычы белән Казанга Һиндстанның Нью-Дели шәһәреннән блогер Рәйхан Халитовны алып кайттылар. Очкыч Нью-Делидан 1 ноябрьдә Мәскәү вакыты белән 22.45 сәгатьтә очып киткән иде. Бортта Рәйханны әнисе озата барды, ул Һиндстанда госпитальдә аның янында иде. Ан–148 Казан аэропортына 9.30 сәгатьтә төшеп утырды.

Сентябрь азагында Һиндстанда сәяхәт иткәндә юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан Казан егетен өенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча алып кайттылар. Рәйханга ашыгыч рәвештә югары технологик медицина ярдәме таләп ителә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot