Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Блогер Рәйхан Халитовның хәле тотрыкланды – Казан табиблары
Татарстан табиблары Рәйхан Халитовның сәламәтләнүенә уңай фаразлар бирә.
(Казан, 21 ноябрь, "Татар-информ", Эмма Сыйтдикова). Һиндстаннан кайтарылган Татарстан блогеры Рәйхан Халитовны Республика клиника хастаханәсе травматология үзәгенең реанимация бүлегеннән микрохирургия бүлегенә күчергәннәр. "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә хастаханәдә хәбәр итүләренчә, егеткә ике операция ясалган.
"Хәзерге вакытта аның хәле стабильләште, барлык кирәкле дәвалау чаралары күрсәтелә. Аның сәламәтләнүенә уңай фаразлар биреп була, әмма өйгә чыгару турында әйтү әле иртә”, – диде әңгәмәдәш.
Искә төшерик: Рәйхан Халитов 2016 елның сентябрендә Һиндстанда юл-транспорт һәлакәтенә юлыга. Ул мотоциклда барганда каршыга килүче автобус белән бәрелешә. Нәтиҗәдә Рәйханның башы, тезе җәрәхәтләнгән һәм бармаклары сынган.
Һиндстанга Рәйханның әнисе – Наилә Халитова очып китә, шул ук вакытта егетне дәвалауга акча җыю оештырыла. 18 октябрьдә Татарстан Президенты республика Хөкүмәтенә чит илдә зыян күргән Рәйханны Казанга алып кайту һәм монда дәвалау мәсьәләсен хәл итәргә йөкли. 2 ноябрьдә Рәйхан Халитовны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы очкычы белән Нью-Делидан Казанга алып кайталар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз