Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Блогер Путинны тәкъдим итү турында: Балалы гаиләләр өчен ярдәм проектлары артачак
Безнең илдә балалы гаиләләргә һәм инвалидларга ярдәм буенча федераль проектлар актив гамәлгә ашырыла. Алар Россия Президенты Владимир Путин ярдәмендә киң колач җәя. Аның яңа срокка тәкъдим ителүе белән мондый инициативалар тагын да артачак дип саный Татарстан блогеры Алинә Гыймалтдинова.
«Мин Путинның яңа срокка тәкъдим ителүен, шулай ук аның балалы гаиләләргә ярдәм итүгә һәм илдә демографик хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән проектларын хуплыйм», – ди ул.
Спикер безнең илдә елдан-ел социаль проектлар арта баруын, балалы гаиләләргә ярдәм чаралары киңәюен, ана капиталы программасы уңышлы гамәлгә ашырылуын билгеләп узды.
- Элегрәк «Татар-информ» Россия Президенты Владимир Путинның яңа срокка да тәкъдим ителергә җыенуы турында хәбәр иткән иде. Россия Илбашы бу ниятен махсус хәрби операциядә катнашучы – ДНР Герое Артем Жога белән әңгәмә барышында җиткергән.
-
Россия Президентын сайлау өч көн дәвам итәчәк – 2024 елның 15 нче мартыннан 17 нче мартына кадәр. Җиңгән очракта бу Путин өчен бишенче Президент җитәкчелеге булачак.
- Илбашы Указы нигезендә, 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Бу карар гаиләне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз