news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Блогер Миләүшә: Блогны татар телендә алып барып, еракта яшәп тә, милләткә якынаясың

Август аенда «Татмедиа»ның «Кәеф» лабораториясендә II Бөтендөнья милли блогерлар җыены узды. Анда блогер һәм журналист эше арасындагы охшашлыклар һәм аермалар тикшерелде. Чарада катнашкан Алманиядә яшәүче блогер Миләүшә читтә торып та блогын татар телендә алып баруын әйтә.

Блогер Миләүшә: Блогны татар телендә алып барып, еракта яшәп тә, милләткә якынаясың
Фото: «Татар-информ»

Блогны «Арча кызы Миләүшә» исеме белән алып барам. 4 ел элек татар телендә алып бара башладым. Мин 20 елдан артык Алманиядә яшим. Анда укыдым, кияүгә чыгып калдым.

Читтә яшәгәндә телең тагын да якыная. Мин язылучыларым белән аралашып торам, барысы белән дуслашып беттек, хейтерларым да юк.

Заманында Алманиянең исеме матур түгел иде, хәзер бөтенләй башка булуын күрсәтәм. Блогны татар телендә алып барып, еракта яшәп тә, милләткә якынаясың, ди ул.

Җыенда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Гөлүзә Ибраһимова язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot