Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Блогер Миңнур Шәмсетдинов Чыты авылында Мәүлә Колыйга багышланган билге урнаштырган
«Татар халкы дәүләтчелеген югалтканнан соң, әдәби мәйданга чыккан иң беренче шагыйрьнең безнең авыл кешесе булуын һәркем белергә тиеш дип саныйм», — ди ул.
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Питрәч районы Чыты авылының мәдәният йорты мөдире, татар блогеры Миңнур Шәмсетдинов авылга керә торган урында XVII гасыр татар әдибе Мәүлә Колый турында язылган махсус билге урнаштырган.
«Казан ханлыгы алынып, татар халкы дәүләтчелеген югалтканнан соң, караңгылык иңгән дөньяда „Без әле бар, без яшәячәкбез“ дигәндәй, әдәби мәйданга чыккан иң беренче шагыйрьнең безнең авыл кешесе булуын һәркем белергә тиеш дип саныйм. Аңа багышлап билге кую эшендә авылдашыбыз җәлеп ителде, берничә кеше матди ярдәм күрсәтте», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Миңнур Шәмсетдинов әйтүенчә, эш берничә этапка бүленгән: башта урынын билгеләп, баганалар утыртканнар, аннары аның төп формасын калай белән тышлаганнар. Бу этапта авыр техника җәлеп ителгән. Хәзер язулар һәм бизәкләр генә урнаштырасы калган.
«Өлкән буын кешеләренең һәрберсенә дә „басу капкасы“ яисә „кыр капкасы“ термины таныш. Элек алар дошманга каршы тору өчен төзелгән. Нык, биек корылма ныгытма хезмәтен дә үтәгән. Еллар үтү белән алар тәүге билгеләнешен югалтып, авылны иген кырларыннан аерып торган һәм мал-туардан саклаган. Авыл кешесенең иң якын, иң истәлекле ядкәре ул», — диде мәдәният йорты мөдире.
Миңнур Шәмсетдинов фикеренчә, авылның исеме һәм шушы төбәктән чыккан бөек шәхес турында искәртеп тора торган бу билгесен басу капкасы белән тиңләп була. «Мондый капкалар һәр авыл яисә шәһәрнең визит карточкасы кебек. Аларда шәһәр яки авылның исеме матур итеп кенә язылып калмый, ә биредә яшәүчеләрнең шөгыле, тарихы турында да беренчел мәгълүматны бирә», — диде ул.
«Мин бу эшкә тотынганда бары тик изге ниятем генә бар иде. Эшли башлагач, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, булышучылар да табылды. Бу идея белән янып йөри башлаганда әле районыбызда шундый зур конференция уздыру турында сүз кузгатылмаган иде. Бөек якташыбызга зур игътибар һәм ихтирам күрсәтелүгә мин аеруча шат», — диде блогер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз