Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Блогер Илназ Габидуллин: Бүгенге көндә авылда яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар
«Гадел әңгәмә» тапшыруында кунакта «Кызык-мызык» аккаунтын алып баручы Илназ Габидуллин булды.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татар блогеры Илназ Габидуллин фикеренчә, бүгенге көндә авылларда эш булса, яшәр өчен башка барлык мөмкинлекләр дә бар.
«Хәзер авылларда барлык мөмкинлекләр дә бар. Бөтен кешегә ут, су, газ, интернет тоташтырылган. Элеккеге кебек урманнан утын ярып алып кайтып, утын ягып яшисе юк. Авыл җирлекләрендә, район үзәкләрендә бик матур, кирәкле җәмәгать киңлекләре: парк, скверлар, балалар мәйданчыклары күпләп төзелә», — диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруының яңа чыгарылышында.
Илназ Габидуллин әйтүенчә, авылларга эш урыннары гына җитеп бетми. «Эш мәсьәләсе генә бар. Авыл җирендә 20-30 мең алып эшләү мөмкинлеге булса, бик яхшы булыр иде», — диде блогер проектның алып баручысы һәм идея авторы Гадел Әхмәтҗановка.
Бүген «Гадел әңгәмә» тапшыруының яңа чыгарылышы чыкты. Проект кунагы — татар блогеры Илназ Габидуллин. Тапшыруны сылтама аша кереп карый аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз