news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Блогер Илнар Идрисов: Милли бию белән бәйле видеолар бик күп карау җыя

Блогер Илнар Идрисов милли темага төшерелгән видеоларның кайсылары иң күп карау җыюын әйтте. Бу хакта ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясендә сөйләде.

«Милли бию һәрвакыт актуаль тренд булып кала. Социаль челтәрләрдә милли бию белән бәйле видеолар бик күп караулар җыя. Без, берничә этник блогер, бергә җыелып, үзебезнең милли бию үзенчәлекләрен күрсәткән видео 3 миллион карау җыйды. Сөйләм үзенчәлекләре дә караучыга кызыклы. Татарстан районнары сөйләм үзенчәлекләренә багышланган, сүз уйнату турындагы видеолар күп карала. Мин татарларның сөтле чәй эчүен һәрвакыт ассызыклыйм, шулай ук өчпочмак һәм чәк-чәк видеоларда даими рәвештә искә алына», – диде ул.

Ул үзенең 2021 елдан милли темага видеолар төшерә башлавын искәртте. Видеода һәрвакыт түбәтәйдән төшкәнгә, блогерга «түбәтәйле егет» дип эндәшәләр икән. Илнар Идрисов «Ялкын» журналының «Шәп блогер» проектында да актив катнаша. Алар Татарстанның төрле районнарына мәктәпләргә баралар.

«Районнарда татар телендә блог алып барырга теләүче балаларның күп булуын аңладым. Алар язылучылар аз булыр дип курка. Мин үзем дә блогны ике телдә алып барам. Бу очракта татарлар турында башка милләтләр дә беләчәк. Милләтне яратыйк һәм аны таныту өчен хезмәт итик», – дип сөйләде ул.

Ул милли блогерлар булуның уңай якларын да атады: локаль блогер буларак популярлык, милли продукция җитештерүчеләрнең реклама алуы, амбассадор буларак милли проектларда катнаша алу һәм үз брендыңны булдыру.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100