Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Блогер Фәгыйлә Шакирова комета ачкан астроном Ибраһим Әхмәров турында видео төшергән
«Чишмә челтерәве» ансамбле җитәкчесе - Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Касыймова блогер, журналист Фәгыйлә Шакировага Удмуртиянең Балезино районы Кистем авылында педагог, һәвәскәр астроном Ибраһим Әхмәров турында сөйләгән.
«1939 елның 14 апрелендә безнең авылда яшәүче Ибраһим абый Әхмәров мәдәният йортында лекция сөйләгәннән соң, өенә кайтып барганда койрыклы йолдыз – кометаны күреп ала һәм аның комета икәнен аңлап алып, Пулково обсерваториясенә: «Кестым открыл комету», - дип, телеграмма җибәргән. Җавап телеграммасында Ибраһим абыйдан төгәл координаталарны язып җибәрүен сораганнар. Координаталарның дөрес булуын раслаганнар», - дип сөйли Светлана Касыймова.
Аның әйтүенчә, 36 сәгать үткәч, Норвегия астрономы Олаф Хассель да шул ук кометаны ача һәм Халыкара астрономия берлегенә хәбәр итә. «Аңа: «Сез 36 сәгатькә соңга калдыгыз. Россиядән гади бер авыл укытучысы, һәвәскәр астроном Ибраһим Әхмәров кометаны 36 сәгать элек ачты», - дигәннәр. Шулай да, кометага «Әхмәров-Юрлов-Хассель» дигән исем биргәннәр. Галәмдә ул комета 7 мең ел очып йөрер, дигәннәр», - ди «Чишмә челтерәве» ансамбле җитәкчесе.
«Норвегия галиме Олаф Хассель Ибраһим Әхмәровның шул шартларда ачыш ясавына аптыраган. Олаф Хассель телескоптан күреп алган, Ибраһим абый гади бер авылда үз күзләре белән күреп, бармакларын һавага куеп, шуннан градусларны санап, координаталарны исәпләгән. Һәм ул координаталарны төгәл билгели алган. Кечкенә вакытыннан ук Ибраһим абый астрономия белән кызыксынган, шул фәнне өйрәнгән. Мәктәптә алгебра, геометрия фәннәрен укыткан, астрономия буенча түгәрәк алып барган», - диде Светлана Касыймова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз