news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Блогер Фагыйлә Шакирова: Иманым камил, быел Шигырь бәйрәмендә халык саны сыек булачак

26 апрельдә Туган тел көнендә үткәреләсе бәйрәм чаралары программасында төп мәдәни чараларның бер ноктага - яңа Камал театры бинасы янына төйнәлгән булуы күренә. Блогер, журналист Фагыйлә Шакирова моңа карата үз фикерен белдерде.

Блогер Фагыйлә Шакирова: Иманым камил, быел Шигырь бәйрәмендә халык саны сыек булачак
Фото: «Татар-информ»

«Халык көтеп алган бәйрәмне – Тукай туган көнендәге чараларны ияләшелмәгән урынга китереп куйдылар. «Печән базары» да, башкалары да шунда була. Халыкны яңа урынга куа башлаганчы, матбугат чаралары аша халыкка чыгып аңлатырга кирәк. Бәлки, халык теләмидер: халык бит ул сарык көтүе түгел, гафу итегез! Ул урынга халыкны өйрәтергә кирәк, иманым камил, быел анда халык саны сыек булачак. Бәйрәмнәрнең урынын күчерү кебек эшне алай кискен эшләмиләр.

Яңа урынга халыкны җыю үзен аклармы-юкмы – моны башта белгечләр өйрәнергә тиеш. Болай ашыгып урын алыштыру – утырган урыныңны балта белән чапкан кебек килеп чыга, һәм бик авырттырып чабалар. Башта ул урынга транспортны көйләсеннәр, трамвайлар-автобуслар җибәрсеннәр, машиналар өчен тукталышлар эшләсеннәр. Шуннан соң гына ул мәйданчыкта Тукай туган көн уңаеннан бәйрәмме, Сабантуймы – уздырсыннар. Сабантуйны да шунда уздыра башлаулары мөмкин әле, шуңа төзелгәндер», – ди ул.

26 апрельдә, Туган тел көнендә, 3 милли бренд – Шигырь бәйрәме, «Мин татарча сөйләшәм» фестивале һәм «Печән базары» ярминкәсенең бер урында – Камал театры янында узуына карата җәмәгатьчелек фикерен «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова белеште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100