Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Блогер Дамир Нәби Үзбәкстандагы җанисәптә татарлар саны азрак буласын фаразлады
Үзбәкстанда соңгы җанисәп 1989 елда үткәрелгән, рәсми мәгълүматлар буенча, татарлар 468 мең кеше исәпләнгән.
(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Үзбәкстанда яшәүче татар кешесе, блогер Дамир Нәби 2020 елда үткәреләчәк җанисәп ниндидер көтелмәгән нәтиҗәләргә китермәячәк дип фаразлады. “Татарга файдасы да, зыяны да булмаячак”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.
“Бу турыда укып беләм, тик ниндидер пропаганда барганы юк, ләм-мим бер сүз язмыйлар, газеталарны караштырып барам. Җанисәп үткәрүне кирәк дип тә тапмаганнардыр, чөнки Үзбәкстанда милләт паспортка языла”, - диде Дамир Нәби.
- Соңгы җанисәп вакытында (1989 ел) татарлар 468 мең кеше (2,36 процент) булган, үзбәкләр – 14 млн (71), икенче урында – таҗиклар – 933 мең (4,71). Татарлар 700 мең булган дигән фараз да бар. 2000 елда татарлар 324 мең (1,33), 2013 елда 211 мең (0,6) булган дип фаразлана. Экспертлар фикеренчә, Үзбәкстанда халык саны 2022 елга 35 млн га җитәчәк.
Дамир Нәби фаразынча, хәзер Үзбәкстанда татарлар 200 меңнән кимрәк. “Руслашкан татарлар күп. Үзбәк аралаш татарлар барысы да үзбәк булып язылачаклар. Минем сорыштырганым бар - алар үзләрен "татар" дип атарга каршы түгел. Ул гына түгел, башка "таза" үзбәкләрне дә без теләсәк, татар дип ататыр идек”, - ди блогер.
Дамир Нәби фикеренчә, моның өчен чын татар тарихын пропагандаларга кирәк. “Үзбәкнең дә татар кабиләләреннән икәнен исбатлап бирсәк, дөрес булыр иде. Ялган, большевиклар язган "болгар" әкиятен кем яратсын инде? Татарның бөтен бәләсе шул - үз тарихын белмәүдә. Үз тарихын белмәгән туган телен өйрәнергә дә теләми”, - ди ул.
Үзбәкстанда татар мәктәпләре 1933 елга кадәр булган. Милли матбугат чаралары юк. “Милли тормыш бик сүлпән. Ташкент мәктәбендәге завуч Роза ханым 13-14 еллар элек: "Ярты мәктәп татар балалары, татарча укытыр идем, дәреслекләр юк", - дигән иде. Татарлар арасында күпләре руслашкан. Элек адым саен татарлар иде, хәзер аз”, - диде блогер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз