news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Блогер Чулпан Гарипова: Блогер халыкка якынрак, чөнки рәсмилек юк

«Татмедиа»ның «Кәеф» лабораториясендә II Бөтендөнья милли блогерлар җыены узды. Анда блогер һәм журналист эше арасындагы охшашлыклар һәм аермалар тикшерелде. Журналист тәҗрибәсе булган блогер Чулпан Гарипова бу ике «эштә» ирек дәрәҗәсе төрле булуын искәртте.

Блогер Чулпан Гарипова: Блогер халыкка якынрак, чөнки рәсмилек юк
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Журналистика һәм блогерлыкны бер яссылыкка салып караганда, алар бик якын. Икесендә дә фикер әйтелә, ләкин блогерлык ул көндәлек кебек. Шуның белән блогер халыкка якынрак, чөнки рәсмилек юк. Халык серләре белән уртаклаша, киңәшләшә. Мин үзем файдасын күргән әйбер турында язам. Бу яктан блогерларга күбрәк ышаналар.

Блог алып бару – зур хезмәт. Һәрвакыт әзер, матур булырга да кирәк. Шул ук вакытта журналистика да бик зур хезмәт таләп итә. Журналистикада эшне үзең теләгәнчә эшләп булмый, кушканны эшлисең. Ә монда күңелең белән ачыласың,ди ул.

Җыенда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Гөлүзә Ибраһимова язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot