news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Блогер Алисә Камалиева: XXI гасырда кеше күп укырга яратмый

Казан Кирмәнендә «Идел» журналы оештырган «Шәп блогер» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Бәйгедә интернетта татар телендә контент җитештерүче иң популяр блогерлар ачыкланды. «Иң шәп телеграм-канал» номинациясендә «Син көткән сүз!» телеграм-каналы авторы Алисә Камалиева җиңү яулады. Ул блогы, язылучылары турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Блогер Алисә Камалиева: XXI гасырда кеше күп укырга яратмый
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

«Син көткән сүз!»не блог итеп башлап җибәрмәгән идем, халык аны үзеннән-үзе күтәреп алды. XXI гасырда кеше күп укырга яратмый, җиткергән җөмләләрем кыска, шуңа шундый актуаль булып каладыр да. Мин укучыларыма һәр көн кыска теләкләр язам, бу – минем үзем ишетәсем килгән сүзләр. Кызлар еш кына уйлый бит инде, миңа шулай әйтсеннәр иде, шундый сүзләр әйтүче кешем булсын иде, дип. Кешенең шуны ишетәсе киләдер, дип уйлыйм да язып куям.

Блогымны 3 ел элек башлап җибәрдем, баштан язылучыларыма үземнең кем икәнемне белгертмәдем, аноним булып калдым. 1 ел тулгач, исемемне ачтым. Халык үзе тартылды, бүген «Телеграм»да 10 меңнән артык язылучым бар. Бер реклама да сатып алмадым, бер кешедән дә «миңа языл» дип сорамадым, моның белән бик горурланам, чөнки күпләр, язылучылар җыю өчен, төрле сәер алымнарга бара. Кайчакта илһам килмәгән вакытлар да була, ни язарга белмисең. Ләкин кешеләр, ышанып, миңа язылган икән, алар миннән нидер көтә, дип уйлыйм, язылучыларымның кәефен күтәрергә тырышам», – ди Алисә.

«Шәп блогер» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы турында «Интертат» сайтында Зөлфия Шәвәлиева язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot