Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Блогер Алинә Гыймалтдинова Түбән Камага теләктәшлек белдерү флешмобына кушылды
Блогер Алинә Гыймалтдинов Түбән Камага дошманның чираттагы пилотсыз очкычы һөҗүм иткәннән соң башлап җибәрелгән флешмобка кушылды.
«Түбән Камага игелек нурларын юллыйм. Бу – үзенчәлекле тарихлы шәһәр. Ул буш җирдә үсеп чыкты. 1960-1961 елларда монда нефтехимия комплексы һәм яңа шәһәр төзү өчен беренче төзүчеләр килде», – дип язган блогер Телеграм-каналында.
«Балачакта без Түбән Камага еш килө идек. Ул мин күргән башка шәһәрләрдән аерылып тора иде. Аның холкы башка. Монда хезмәт кешеләре яши. Түбән Каманың тарихы – ул кайчандыр буш кырга килеп шәһәр төзегән кешеләр тарихы», – дип уртаклашты Гыймалтдинова бала чагындагы хатирәләре белән.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанга чираттагы БПЛА һөҗүменнән соң республика халкы социаль челтәрләрдә Түбән Камада яшәүчеләргә теләктәшлек белдерү флешмобын башлап җибәрде. Аны #ГордимсяНижнекамском хэштегы буенча табып була. Мондый роликларның берсе «Татмедиа» каналында урнаштырылды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз