news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Блогер Айгөл Тимер: Яхшы мәгълүмат бирү өчен күп белергә кирәк

«Татмедиа»ның «Кәеф» лабораториясендә II Бөтендөнья милли блогерлар җыены булып узган иде. Анда блогер һәм журналист эше арасындагы охшашлыклар һәм аермалар тикшерелде. Чарада катнашкан блогер Айгөл Тимер блогта театр темасын күтәрүгә карата фикерен әйтте.

Блогер Айгөл Тимер: Яхшы мәгълүмат бирү өчен күп белергә кирәк
Фото: Айгөл Тимернең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Сәхифә театр турында гына булса, кызыклы булмый, аудитория аз. Мин Тинчурин театрына тәнкыйтьчеләр өчен укуларга йөрим. Шундый фикергә килдем: яхшы мәгълүмат бирү өчен күп белергә кирәк.

Мин, кешене кызыксындыру өчен, бу теманы үземчә, гади иттереп күрсәтәм. Безнең шулай күрсәтү дә татар сәнгатен үстерүдә зур эш дип саныйм, ди ул.

Җыенда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Гөлүзә Ибраһимова язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot