news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевскида Химиклар көненә багышланган хәйрия йөгереше узачак

Менделеевскида Химиклар көненә багышланган  хәйрия йөгереше узачак
Фото: Татарстанның Менделеевск районы матбугат хезмәте

23 майда Менделеевскида Химиклар көненә багышланган хәйрия йөгереше узачак. Соңрак эстафетага химия сәнәгате предприятиеләре булган шәһәрләр - Мәләвез, Кемерово һәм Ангарск кушылачак.

Катнашучылар өчен 21,1, 10, 5 һәм 1 чакрымлы дистанцияләр әзерләнгән. Маршрут шәһәрнең үзәк урамнары буйлап узачак, эстафетага Менделеев исемендәге стадионда старт биреләчәк.

«Моңа кадәр үткәрелгән ике эстафетада без 2 миллион сумнан артык акча җыйдык. Узган ел «Саулык» Социаль ярдәм үзәгенә булыштык, 2024 елда «Кама таңнары» социаль приюты өчен остаханәләр җиһазландырылды. Быел аңа булышуны дәвам итәчәкбез», - диде Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров.

2026 елда җыелган акчалар «Кама таңнары» приюты өчен автомобиль сатып алуга сарыф ителер дип көтелә.

Эстафетаның оештыручысы һәм инициаторы – «Аммоний» химия комплексы өстәмә акча бүлеп бирәчәк.

2025 елда хәйрия йөгерешендә 2,5 мең кеше катнашкан.

Чараны үткәрү «Демография» илкүләм проекты максатларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot