Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бизнес сәясәтчеләр карарларын үзгәртүгә китерер - Рөстәм Миңнеханов
Татарстан делегациясенең Франциягә эшлекле визитының икенче көне бизнеска багышланган.
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республика делегациясе Франция башкаласы Парижга эшлекле сәфәр кыла. Визитның беренче көне мәдәни чараларга бай булса, икенче көне бизнеска багышланган. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов интервьюда әйтте.
“Бездә бик күп бизнес очрашулар, “Франция – Татарстан” форумында катнашу планлаштырылган. Без, илләр арасындагы фикер каршылыгы кайчан булса да бетәр, дип саныйбыз, безнең күп кенә компанияләр белән яхшы элемтәләр урнашкан, кайберләре белән ун еллап эш итәбез, һәм без хәзер яңа хезмәттәшләр эзлибез. Безнең очрашулар нәтиҗәле узар дип уйлыйм”, - диде Татарстан Президенты.
Россиягә карата санкцияләр турында Рөстәм Миңнеханов икътисад өлкәсендә алар чагыштырмача зур булмаган уңайсызлыклар китерде, шулай ук алар нәтиҗәле бизнес-диалогка комаучылыклар тудырды дип билгеләп үтте. “Без аларны сизмәдек дип әйтеп булмый, без барлык элемтәләрне саклап кала алдык, безнең белән хезмәттәшлектә булган предприятияләр эшләрен дәвам итә, ләкин бездә яңа проектлар булмады. Без Франция фикер алышуга ачык икәнен күрәбез. Әйе, сәясәтчеләр әлегә башка фикердә, ләкин бизнес сәясәтчеләр карарларын үзгәртүгә этәрер, дип саныйм”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Эшлекле форум кысаларында бүген Татарстан делегациясенең Овернь-Рона-Альп төбәге советы президенты урынбасары Филипп Менье белән очрашуы, MEDEF International вице-президенты Ив-Тибо де Сильги белән очрашу, килешүләр имзалау, Франция Республикасы компанияләре җитәкчеләре белән адреслы очрашулар планлаштырылган.
Көн уртасында ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова белән очрашу көтелә. “Безнең Зөя утрау-шәһәре буенча планнар зур. Без, Болгар һәм Казан Кремле кебек, Успенье соборының да ЮНЕСКОның тарихи мирасына керүен телибез”, - дип уртаклашты Татарстан Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз