news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Бизнес-планын төзегән 4,9 мең татарстанлының 922се быел үз эшен оештырып җибәргән
Былтыр 12,1 меңнән артык кеше эшмәкәрлеккә керешкән, шулардан 6сы буенча гына проблемалар бар
Скопировать ссылку
(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел Татарстанда кризиска каршы гамәлдәге программа буенча 15 мең эшсез үз эшен ачып, уртача тагын 4 мең кешегә эш урыны булдырыр дип фаразлана һәм федераль бюджетта шуңа акча каралган. Ягъни, шул рәвешле, тагын 19 мең эш урыны булыр дип көтелә, дип белдерде бүген ТР Хөкүмәте йортында республика шәһәр һәм районнар белән берлектә видеоконференция режимында барган брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова. Аның сүзләренчә, эшсезлек буенча максималь пособие күләмендәге 4900 сумны 12 айга тапкырлап чыгарылган сумма күләмендә “яңа” эшмәкәргә акча бирелә, эшен ачып, тагын эш урыннары булдырса, 1 эш урынына 117 мең сум хисабыннан аңа тагын акча бирелә, ләкин ул 10 эш урыныннан артмаска тиеш.
Быел 4,9 мең татарстанлы үз эшен оештырып җибәрү өчен бизнес-планын әзерләгән булса, шуларның 922се инде эшмәкәр буларак теркәлү узган (шуларның 353е – физик мөмкинлекләре чикле кеше). Моның өчен 3 ай эчендә акчаның максатчан эшләвенә язма хисап тоту шарт. Былтыр республикада 12,1 меңнән артык кеше эшмәкәрлеккә керешкән һәм шулардан 6сы буенча гына проблемалар бар: кайсылары үлеп китү һәм башка ниндидер сәбәпләрдән алга таба эшчәнлек алып бару мөмкин булмаган, ә 2се буенча суд процессы бара. “Яңа” эшмәкәрләрнең эшен исә муниципаль берәмлек, мәшгульлек үзәге, хокук саклау һәм салым органнары күзәтеп тора, дип искәртте К.Таҗетдинова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot