Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бизнес-омбудсмен: Салым салуның автоматлаштырылган системасына карата кызыксыну арта
Татарстан Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев кече бизнес һәм шәхси эшмәкәрләрнең салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасына актив күчүе турында белдерде. Бу хакта ТР бизнес-омбудсмены матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ак Барс» банкы мәгълүматларына караганда, 2026 елның февраль башында салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын кулланучы клиентлар саны 2025 елның декабре белән чагыштырганда җиде тапкырга арткан.
Режимга карата кызыксынуның артуы 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән үзгәрешләр белән бәйле. Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланганда өстәмә кыйммәткә салым түләүдән азат итү өчен керемнәр лимитын этаплап киметү башланды.
2026 елда ул - 20 миллион сум, 2027 елда – 15 миллион, 2028 елда 10 миллион сум тәшкил итә. Нәтиҗәдә, кереме 20-60 миллион сум тәшкил иткән һәм салым салуның гадиләштерелгән системасына күчкән эшмәкәрләр 6 процентлы ставка буенча керемнән салым гына түгел, ә 5 процент күләмендә өстәмә кыйммәткә салым да түләргә, шулай ук катлаулырак исәп алып барырга һәм өстәмә хисап тапшырырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз