Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проектының 2016 елгы эшчәнлегенә йомгак ясала
Бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов 2017 елга билгеләнгән планнар турында да сөйләячәк.
(Казан, 2 декабрь,"Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда "Штаб" резиденциясендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле Тимур Нагуманов 2016 елгы эшчәнлеккә йомгак ясап, журналистларга "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проектының нәтиҗәләре турында сөйли.
Бизнес-омбудсмен, шулай ук, Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек буенча советның проект төркемнәре эшләре турында бәян итәчәк. Тимур Нагумановның 6 декабрь көнне Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узачак Эшмәкәрлек буенча советның киңәйтелгән утырышка чыгарылачак темалар турында хәбәр итүе көтелә. Моннан тыш, ул советның 2017 елда башкарасы төп эш юнәлешләре турында мәгълүмат җиткерәчәк.
Бүген массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашудан соң хосусый медицинаның мәҗбүри медицина иминияте системасына керә алуын тәэмин итү буенча проект төркеме утырышы узачак. Эшкуарлар хакимият органнары белән хосусый медицина оешмаларының мәҗбүри медицина иминияте буенча ярдәм күрсәтә алу критерийлары буенча фикер алышачак. Әлеге критерийлар бизнес-берләшмә тарафыннан берничә ай дәвамында эшләгән. Бу кагыйдәләр һәм хосусый сәламәтлек саклау учреждениеләренең эш тәртибе турында советның киңәйтелгән утырышында Татарстан Президентына тәкъдим ителәчәк.
2016 ел дәвамында бизнесның актуаль мәсьәләләре буенча 50 дән артык проект төркеме булдырылганын билгеләп үтәргә кирәк. Аларның яртысыннан артыгы төрле карарларны гамәлгә ашырырга да өлгергән, калган мәсьәләләр эшкәртелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз