news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бизнес-коуч Алинә Нигәмәтҗанова: Шөкер итмичә, нәфес колы булу кризиска китерә

Бизнес-коуч Алинә Нигәмәтҗанова шөкер итү турындагы фикерләре белән уртаклашкан.

Бизнес-коуч Алинә Нигәмәтҗанова: Шөкер итмичә, нәфес колы булу кризиска китерә
Фото: Алинә Нигәмәтҗанованың шәхси архивыннан

«Коучинг барышында без «шөкер»нең әһәмиятен аңлатабыз. Шөкер итмичә, нәфес колы булу кризиска китерә. Күпме генә акчасы булса да, күңеле бай кешеләр үзен бай дип саный, чөнки аның «шөкер»е бар. Шөкер итә белү менә шул нәфес артыннан чабудан коткара инде.

«Кирәк, кирәк» дип, нәфес артыннан гына чапкан кеше туганын да белми, якынын да «таптап» чыгарга мөмкин, хатынына, балаларына да вакытын бүлми. Андый кешене нәфес сихерләгән дигән сүз.

Шөкерле булырга өйрәнү өчен, «Рәхмәт көндәлеге»н кертергә кушабыз. Кеше иртүк уянуга беренче уе акча турында була икән, кесәсеннән ташып торса да, бай кеше түгел ул, ә бары тик акчалы кеше генә.

Гомумән, гомер буе бай буласы килгән ир-ат, беләсезме, нәрсәне белергә тиеш – матди энергия хатын-кызда булуын! Хатын-кыз гаиләдә бәхетле булса, гаиләдә бар кеше дә бәхетле булачак. Хатынын өйдә генә утыртып, шуны гына дөрес дип санаучылар бар, ә тормыш иптәшенең күңеле тынычмы, үзен бәхетле сизәме – анысын уйлап та карамыйлар», – ди ул.

Бизнес-коуч Алинә Нигәмәтҗанова белән «Интертат» сайты өчен Гөлнар Гарифуллина сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot