Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бизнес-элемтәләрне җайга салу Индонезиягә булган эшлекле сәфәрнең төп бурычларының берсе санала – РТ Президенты
Рөстәм Миңнеханов Индонезиянең тышкы эшләр министры һәм икътисад мәсьәләләре буенча министры-коордиторы белән очрашты
(Казан, 2 май, “Татар-информ”). Татарстан һәм Индонезия компанияләре арасында эшлекле элемтәләрне җайга салу Татарстан делегациясенең Индонезиягә булган эшлекле сәфәренең төп бурычларының берсе санала. Делегациягә җитәкчелек иткән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген шулай дип белдерде.
Илнең башкаласы Джакартка булган визиты башында Татарстан делегациясе Индонезия Тышкы эшләр министрлыгына барды. Рөстәм Миңнеханов анда шәрәфле кунаклар китабында язмасын калдырды, аннары шушы министрлык башлыгы Марти Наталегава белән очрашты. Индонезия тышкы эшләр министры исә шушы визит Индонезия белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләрне алга таба ныгытуга ярдәм итәсенә өмет белдерде.
ТР Президенты, үз чиратында, Индонезия җитәкчелегенә, әйбәт итеп кабул итүләре өчен, рәхмәт әйтте һәм Татарстан җитәкчелегенең Россия-Индонезия мөнәсәбәтләренә үзеннән өлеш кертү теләген белдерде.
Аннан соң Татарстан делегациясе Индонезиянең икътисад мәсьәләләре буенча координацион министрлыгында булып, ведомство башлыгы Хатта Раджаса белән очрашты. Министр-координаторга Татарстан Президенты Индонезиягә бару теләге, ил Президентының Давостагы форумда ясаган докладын тыңлагач, барлыкка килүе турында әйтте, АТЭС саммиты кысаларындагы чараларның шактые Казанда үткәрелүен һәм Индонезия вәкилләренең анда актив катнашуын искәртте.
“Безнең бу визит мәсьәләләрендә бизнес өлеше бик әһәмиятле санала. Безнең сәүдә-сәнәгать палаталары арасындагы килешү, ә аны без бүген имзалаячакбыз, эшмәкәрләребезнең мөнәсәбәтләренә нигез булырга тиеш, - дип игълан итте Президент. – Безнең делегациягә республиканың әйдәп баручы машина төзелеше предприятиеләре җитәкчеләре кергән, алар исә Индонезия белән хезмәттәшлектә кызыксынулы”. Бер үк вакытта, Татарстан Президенты сүзләренчә, республика җитәкчелеге җавап бизнес-визитка өмет баглый. “Россия базары бик перспективалы, ә Индонезия предприятиеләре бөтен дөнья буйлап актив эшли”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
“Россия һәм Индонезия хөкүмәтара комиссиясе рәистәшләре буларак Сезгә һәм РФ вице-премьеры Дмитрий Рогозинга без зур өмет белән карыйбыз”, - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты министрга. Ул хөкүмәтара комиссия утырышын Казанда үткәрүне тәкъдим итте: Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, комиссия эшенә бу гамәли төсмер бирәчәк һәм утырышта реаль бизнес-элемтәләр турында фикерләшеп булачак.
Р.Миңнеханов Индонезия компанияләрен Татарстанда предприятиеләр ачарга чакырды, республика җитәкчелеге, ТР Президенты сүзләренчә, инвесторлар өчен мөмкин кадәр уңай шартлар булдырырга әзер. Татарстан белән Индонезия хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләреннән Рөстәм Миңнеханов ислам финанслары өлкәсен, хәләл продукция җитештерүне, югары технологияләр өлкәсендә уртак эшкәртмәләрне атады. Индонезия өчен, ТР Президенты фикеренчә, “Иннополис” һәм “Смарт Сити Казань” проектлары, Татарстан белән IT-тармакта хезмәттәшлек кызыклы булырга мөмкин.
Үз чиратында, Индонезиянең икътисад мәсьәләләре буенча министр-координаторы Хатта Раджаса, ил җитәкчелегенең Россиягә дустанә дәүләт буларак каравын, икътисад өлкәсендә генә түгел, ә гуманитар хезмәттәшлек, халыкара оешмалар кысаларында багланышлар мәсьәләләрендә кызыксынуын басым ясап әйтте. Министр фикеренчә, Татарстан һәм Индонезиянең нефть чыгару һәм нефть эшкәртүдә хезмәттәшлектә куәте шактый зур. Илдә “КАМАЗ” продукциясе киң танылу алган, дип, Хатта Раджаса Индонезиядә Татарстан йөк машиналарын эшләп чыгару һәм хезмәт күрсәтүдә уртак предприятие булдыру турындагы мәсьәләне карауны тәкъдим итте. Тагын ул югары технологияләр өлкәсендә, IT-тармакта хезмәттәшлек идеясен хуплап, энергетикада инновацион технологияләрне уртак эшкәртүне җәелдерүне тәкъдим итте. “Безнең илләр арасында үзара сәүдә куәте тулысынча сарыф ителмәгән дип уйлыйбыз”, - дип белдерде министр.
Хатта Раджаса Рөстәм Миңнехановның хөкүмәтара комиссия утырышын Казанда уздыру тәкъдимен хуплады. Ул, шулай ук, июнь аенда Индонезиянең үзе җитәкчелегендәге делегациясе Петербург икътисади форумына барачагын, тагын ВПК предприятиеләре булган шәһәрләр булачагын хәбәр итте, шул исәптән Татарстанга барырга теләр идем, дигән теләк белдерде министр.
Очрашу соңында Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Индонезия арасындагы хезмәттәшлекне җәелдерүдәге актив эш якын арада уңай нәтиҗәләр китереренә ышаныч белдерде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз