news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Бию көрәше»ндә Владислав Уткин һәм Рамазан Җамалетдинов җиңү яулады

«Бию көрәше»ндә Владислав Уткин һәм Рамазан Җамалетдинов җиңү яулады
Фото: Казан мэриясе матбугат хезмәте

Кабан күле яр буенда «Бию көрәше» бәйгесе узды. Көрәштә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының җәйге остаханәләрендә һәм онлайн-теркәлү аша сайлап алынган 20 финалист көч сынашты. Узган еллардан аермалы буларак, быел ярышта һәвәскәрләр генә түгел, профессионал биючеләр дә катнашты.

Чараны «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының кураторы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсүмҗанова, популяр алып баручы Рүзәл Әхмәдиев, Татарстанның һәм Башкорстанның халык артисты Җәвит Шакиров алып барды. Жюрины һәм тамашачыларны катнашучылар белән таныштырганнан соң, финалистлар арасында кайнар көрәш башланды.

Мәртәбәле жюри биючеләрне импровизация, төп хәрәкәтләрне белү, сыгылмалык, тапкырлык һәм харизма ягыннан бәяләде.

«Искиткеч бәйрәм булды, барлык биючеләр дә зур үрнәк күрсәттеләр. Бәйгедә катнашырга Башкортстаннан, Удмуртиядән, Татарстанның төрле районнарыннан егетләр-кызлар килгәненә мин бик шатландым. Биюгә кергән кеше биюдән чыга алмый. Без биючеләр гомер буе биергә яратабыз, бию белән яшибез инде», – диде бәйгенең жюри рәисе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Раилә Гарипова.

Хөкемдарлар арасында шулай ук Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов, Габдулла Кариев исмендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Илнур Ганиев, юмор остасы Рамил Шәрапов бар иде.

«Биюченең хезмәте бер караганда бик җиңел кебек тоела, биючеләр күңел ачып, биеп кенә йөри дип уйлаучылар да бар. Бүген бәйгегә килгән тамашачы төгәл инангандыр: бу һөнәр физик яктан да, эмоциональ яктан да бик күп көч таләп итә. Әгәр ярышка төрле дәрәҗәдәге башкаручылар тартыла икән, монысы үзе бер күрсәткеч. Димәк, бу бәйгенең халык арасында инде үз урыны, абруе бар», – диде Чулпан Закирова.

Бәйге биш турдан торды, тур саен берничә финалист төшеп кала барды. Араларында иң өлкән катнашучы Рафаил Фазлыевка Кариев театры директоры Илнур Ганиев махсус бүләк – Кариев театрына бер елга ике кешелек абонемент бүләк итте.

Турлар арасында балаларны да үзара ярыштырдылар, аларга да истәлекле бүлкәләр әзерләнгән иде. Көрәшнең иң кызу мизгелләре исә, соңгы турдан соң башланды. Финалда бары ике катнашучы калды – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Владислав Уткин һәм «Казан» бию ансамбле артисты Рамазан Җамалетдинов. Җиңүчене билгеләү хокукы быел да тамашачыларга бирелде. Әмма халыкка финалистларның берсен генә аеру авыр булды: икесен дә көчле алкышларга күмделәр. Нәтиҗәдә Владислав та, Рамазан да «Бию көрәше» җиңүчеләре дип игълан ителде.

«Бездә шундый бөркеттәй егетләр, аккош кебек кызлар бар. Һәрберсенең бию сәнгатендә, мәдәниятебездә үз урыны. Без бу талантларны йөзгә белеп һәм танып яшәсәк иде, проектның бер максаты да шул. Төп максаты, әлбәттә инде, бию сәнгатен популярлаштыру, мәдәниятебезне үстерү, биюне татарның брендына әверелдерү. Без бу максатбызга әзме-күпме ирешә алганбыздыр дип ышанам», – диде Казан шәһәре вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова.

Бәйрәмне Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Зөлфия Шакирова, Татарстанның халык артисты Раяз Фасыйхов, популяр җырчылар Алинә һәм Азат Кәримовлар, күпләргә Шәрәпҗан буларак таныш булган Рамил Шәрәпов, Татарстанның атказанган артисты, баянчы Ринат Вәлиев чыгышлары бизәде. Музыкантлардан шулай ук Татарстанның атказанган артисты мультиинструменталист Айнур Моратов, «Әллүки» курайчылар студиясе җитәкчесе Ләйсән Гәрәева, барабанчы Максим Куприянов һәм Malsi Music тәхәллүсе астында танылган музыкант, композитор, DJ, саунд-дизайнер Ислам Вәлиев тә бар иде.

«Бию көрәше» проекты Казан мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла. Быелгы чараның режиссеры – Габдулла Кариев ис. Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Булат Гатауллин, сценарий авторы – Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов.

news_right_1
news_right_2
news_bot