news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Бию көрәше» бәйгесендә һәвәскәрләр белән профессионаллар бергә ярышачак

«Бию көрәше» бәйгесендә һәвәскәрләр белән профессионаллар бергә ярышачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

27 августта 18.00 сәгатьтә Кабан күле яры буенда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янында «Бию көрәше» бәйгесе үткәрелә. Быелгы проектның төп үзенчәлеге – бәйгедә һәвәскәр биючеләр белән беррәттән профессионаллар да катнашачак. Мондый формат тамашачылар өчен дә, оештыручылар өчен дә яңа эксперимент булып тора.

«Бию көрәше» бәйгесе режиссеры Булат Гатауллин сүзләренчә, һәвәскәрләр өчен профессионаллар белән бер мәйданчыкта чыгыш ясау – зур дәрәҗә, профессионаллар өчен дә академик сәхнәдән урамга, халык арасына чыгып үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирелә.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Бүгенге тамашачыга шоу кирәк. Профессиональ биючеләр белән һәвәскәрләрне берләштерү – зур эксперимент. Профессионаллар ягыннан матур бию һәм камил техника көтелсә, һәвәскәрләр тамашачыны күбрәк харизма, энергия һәм эчке эмоцияләре белән җәлеп итә. Быелгы бәйгене карарбыз, бәлки, киләсе елга да шушы форматны калдырырбыз», – диде Булат Гатауллин «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Проект берничә этаптан тора. Финалистларны халык «Хәрәкәттә – бәрәкәт» чаралары ахырында үткәрелгән баттллар аша сайлап ала. Бәйгенең финал этабында жюри әгъзалары бәяләвеннән соң, төп җиңүчене тамашачы тавыш бирү юлы белән ачыклаячак.

Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова билгеләп үткәнчә, проектның төп максаты – татар бию культурасын саклау гына түгел, халыкның профессиональ сәнгатькә булган зәвыгын да үстерү.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» аша халыкны берләштерәбез, татар бию телен саклыйбыз. Халыкның аңын, зәвыгын үстерү өчен профессиональ биючеләрнең камил сәнгатен күрсәтү зарур. Элек Айрат Хәмитов кебек мәшһүр биючеләр турында матбугатта күп язалар, сөйлиләр иде. Хәзер исә артистларны аз беләбез. Әйе, Алсу Мәгъсүмҗанова, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Владислав Уткин кебек артистлар «Хәрәкәттә – бәрәкәт» аша халыкка якынлашты. Шулай да без аларны аз беләбез. Бию сәнгатен бүген кемнәр әйдәп барганын күрсәтү өчен, 2027 елда «Бию көрәшен» бары тик профессионаллар арасында аерым проект итү планлаштырыла», – дип белдерде Гүзәл Сәгыйтова.

Ул һәвәскәрләр белән профессиональ биючеләрнең быел бергә чыгыш ясаулары сәбәбен аңлатты.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт»тә катнашучылар белә: һәр чара ахырында баттл оештырабыз. Быел узган елгы «Бию көрәше» нәтиҗәләренә карап, шундый фикергә килдек: һәвәскәрләрне карау кызык, ләкин профессионаллар биюен дә күрәсе килә. Ике аерым юнәлешне планлаштырып, комиссиядән финанслар сораган идек, ләкин, кызганыч, мөмкинлекләр чикле булу сәбәпле, бәйгене бер тапкыр гына үткәрү расланды. Шуңа күрә быел һәвәскәрләр дә, профессионаллар да бергә катнаша», – диде Гүзәл Сәгыйтова.

news_right_1
news_right_2
news_bot