news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 37 чыршы шәһәрчеге эшләячәк

Бу елны Казан районнарында 37 чыршы шәһәрчеге эшләячәк. Аларның күбесен декабрь башында кора башлаячаклар, чыршы шәһәрчеген ачу тантаналары Яңа ел алдыннан узачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген шәһәрдә беренче бәйрәм чыршысы балкый башлады инде. Яңа ел шарлары, якты йолдызчык һәм флаглар белән бизәлгән агач Мәскәү районындагы Химиклар мәдәният йорты янындагы мәйданда урнаштырылган.

Яңа ел чыршыларын шәһәрнең башка паркларында һәм скверларында декабрь башында күрергә мөмкин булачак.

Вахитов һәм Идел буе районнарында җиде яңа ел чыршысы куелачак. «Мирный» мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта бәйрәмнең төп бизәге булган чыршы агачы беренче тапкыр бизәләчәк, «Әкият» балалар үзәге каршындагы мәйданга якты утлар белән бизәлгән 10 метрлы чыршы куячаклар.

Совет районында 14 бәйрәм чыршысын, Киров һәм Мәскәү районнарында – 10, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында – бишәр, «Иске шәһәр» префектурасы территориясендә бер чыршыны күрергә мөмкин булачак.

Чыршы шәһәрчекләрен ачу тантанасында шәһәр халкы өчен әкият геройлары катнашында театральләштерелгән бәйрәм тамашалары, концертлар, шулай ук Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашулар әзерләнә.

Чыршы шәһәрчекләре Казанның барлык районнарында да ясалачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot